2015 елның беренче кварталында Горький тимер юлы төбәк һәм җирле бюджетларга 2 миллиард 167 миллион сум салым түләгән

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе
Горький тимер юлы, “Россия тимер юллары” ААҖ нең Горький тимер юлы территориясендә эшләүче бүлендек җәмгыятьләре һәм филиаллары 2015 елның беренче кварталында төбәк һәм җирле бюджетларга 2 миллиард 167 миллион сум акча күчергән.
“РТЮ” ААҖ филиалы -Горький тимер юлы эре һәм төгәл салым түләүче булып тора. Гомумән алганда, “Россия тимер юллары” ААҖ оештырылганнан бирле төрле дәрәҗәдәге бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга 100 млрд сум чамасы акча күчерелгән.
ГТЮ төбәк салымнарын Россия Федерациясенең Түбән Новгород, Киров, Владимир, Свердловск, Рязань өлкәләре, Удмуртия, Татарстан, Чувашия, Мари Эл, Башкортстан һәм Мордовия республикалары кебек субъектларда түли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International