ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2015 ел
җомга
Поезд көн саен йөриячәк. Мәскәүдән сәгать 23:10 кузгала, Казанга икенче көнне 10:45 киләчәк. Казаннан 17:10 китәчәк, Мәскәүгә икенче көнне 05:38 килеп җитәчәк.
28 майга мәгълүматлар буенча төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары яныннан 2931,7 тонна чүп-чар җыеп ташланылган.
Татарстан Республикасының Кама Тамагы муниципаль районында Казан-Ульяновск-Иске Барыш-Кама Тамагы автомобиль юлы участогында асфальт-бетон катламының тузган катын торгызу буенча эшләр төгәлләнеп килә.
Казанда 6-7 июньдә Коломенская урамының Хәсән Туфан урамы буенча урнашкан 35 нче номерлы йорт янындагы өлеше транспорт хәрәкәте өчен ябыла.
28 майда 644,7 тонна асфальт-бетон кулланып 5102,6 кв.м. төбәк әһәмиятендәге юл төзекләндерелгән.
Казан аэропортыннан 56 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 16 халыкара рейслар. 2729 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2388 кеше килгән.

28
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
29 майның 22.00 сәгатеннән алып 31 майның 06.00 сәгатенә кадәр Фучик урамы (Вербная урамы белән кисешкән урында) транспорт хәрәкәте өчен ябыла.
Казанда 29 майның 22.00 сәгатеннән алып 30 майның 06.00 сәгатенә кадәр Бондюжская урамының 3А номерлы йорты янындагы өлеше транспорт хәрәкәте өчен ябыла.
Сезон башланганнан бирле Татарстанда 30 768,9 тонна асфальт-бетон кулланып 252 702,8 кв.м юл төзекләндерелгән.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 305 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 12 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 68 очрагы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International