Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 305 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 12 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 68 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 52,16 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 54,64 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 63 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 19 халыкара рейслар. 2876 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3244 кеше килгән.

28 нче майда республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көньяк-көнчыгыштан салмак җил. Температура: +26 - +31 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International