Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 29 мае, җомга
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 309 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 8 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 71 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 52,25 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 54,70 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 56 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 16 халыкара рейслар. 2729 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2388 кеше килгән.

29 нчы майда республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: +28 - +33 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International