Татарстанда төбәк әһәмиятендәге 260 000 кв. метрдан артык юл төзекләндерелгән

2015 елның 29 мае, җомга

Республикада төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында чокырларны ямау дәвам итә. 28 майда 644,7 тонна асфальт-бетон кулланып 5102,6 кв.м. төбәк әһәмиятендәге юл төзекләндерелгән. Чокырларны ямау буенча лидерлар арасында түбәндәге районнар: Азнакай (529,1 кв.м), Нурлат (376,1 кв.м), Әлмәт (364,6 кв.м), Арча (260 кв.м), Югары Ослан (256,4 кв.м), Зәй (252 кв.м), Биектау (250 кв.м), Чирмешән (250 кв.м), Мөслим (240,1 кв.м), Кукмара (240 кв.м).


Сезон башланганнан бирле Татарстанда 31 656 тонна асфальт-бетон кулланып 260 428,8 кв.м юл төзекләндерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International