Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары янындагы участоклардан 2931 тоннадан артык чүп-чар җыеп ташланылган

2015 елның 29 мае, җомга
Татарстанда муниципаль районнар һәм шәһәр округлары территорияләрен чүп-чардан чистарту буенча санитар-экологик икеайлык тәмамланып килә. Бу эштә республиканың транспорт комплексы предприятиеләре актив катнаша.

28 майга мәгълүматлар буенча төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары яныннан 2931,7 тонна чүп-чар җыеп ташланылган. Санитар-экологик чараларны уздыру барышында 682 кеше һәм 219 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән.

Федераль әһәмияткә ия автомобиль юллары яныннан 1278 тонна чүп-чар җыеп алынган, 124 кеше һәм 41 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән.

“РТЮ” ААҖ предприятиеләре янындагы территорияләрне, Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге буенча (Татарстан Республикасы чикләрендә) тимер юлларны тиешле санитар-экологик хәлгә китерү буенча эшләр башкарылган. Җыештырылган территориянең мәйданы 20 000 кв.м тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International