Россия туристлары арасында ихтыяҗ зур булу сәбәпле, Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропортыннан AZUR air авиакомпаниясе канатларында популяр Һинд штаты - Гоа курортына туристлык рейсларының очыш программасы яңартылды.
Яңа ел бәйрәм көннәренә Горький тимер юлында еракка йөрүче өстәмә поездларның 249 рейсы билгеләнгән. Алар 2024 елның 19 декабреннән 2025 елның 13 гыйнварына кадәр магистральнең иң кирәкле юнәлешләрендә йөриячәк. Казан белән Мәскәү арасында 79 рейс билгеләнгән.
2024 елдан 2027 елга кадәр өч елга беренче тапкыр кабул ителгән поездлар хәрәкәтенең яңа графигы Россия тимер юлларының бөтен челтәрендә 2024 елның 15 декабрендә Мәскәү вакыты белән 00:00 сәгатьтә гамәлгә кертеләчәк.
15 декабрьдән «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясенә хезмәт күрсәтү полигонында поездлар яңа расписание буенча барачак.
14 декабрьдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә булачак спектакльгә бәйле рәвештә өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнә.
Бүген ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашында берьюлы өч юл объекты ачылды. Видеоконференцэлемтә буенча чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Россия Федерациясе транспорт министры Роман Старовойт катнашты.
Горький магистрале волонтер-тимер юлчылары балалар һәм яшүсмерләр өчен Казан социаль-тернәкләндерү үзәгендә булдылар.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында 22 ясалма корылма ремонтланган.
Горький тимер юлы 2024 елның 11 аенда 589 мең тоннадан артык ашлык төягән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8,9% ка күбрәк.
2024 елның 13 декабреннән 2025 елның 14 гыйнварына кадәр 08.00 сәгатьтән 09.00 сәгатькә кадәр ТР Зәй шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия автомобиль юлы - Ефимов урамы буенча транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә.