Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов «Шаньдун Хайспид» Кытай компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Чара «РОСТКИ» форумы кырларында узды. Очрашуда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
"Шаньдун Хайспид" - Кытайның транспорт инфраструктурасы секторында дәүләт инвестиция компаниясе. Аның эшчәнлеге яңа энергетика тармагын үстерүгә аерым басым ясап, транспорт инфраструктурасын инвестицияләү һәм эксплуатацияләүне, инженер-төзелеш һәм техник хезмәт күрсәтүләрне, шулай ук банк хезмәтләрен үз эченә ала.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россиянең алдынгы регионнарының берсе буларак, Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә актив катнаша. Республиканың Кытайның 8 провинциясе белән килешүләр һәм муниципаль берәмлекләр арасында берничә килешү имзаланды. Пекинда Татарстанның сәүдә-икътисадый вәкиллеге, ә Казанда КХР Генераль Консуллыгы эшли. Казан белән Кытай шәһәрләре арасында даими туры авиаэлемтә гамәлгә ашырыла.