«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты һәм Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгының дәүләт программасы кысаларында «ГТЛК» АҖ аша Азнакайга һәм Баулыга 7 яңа автобус кайтарылды.
Ташучы «ГАЗель» маркалы 5 кече класслы автобус һәм «ПАЗ» маркалы 2 урта класслы автобус алган. Транспорт Татарстан Республикасының Азнакай һәм Баулы районнарында даими рәвештә муниципаль пассажирлар йөртүгә хезмәт күрсәтәчәк.
«ПАЗ» автобусларының пассажир сыйдырышлылыгы 32 кеше тәшкил итә, «ГАЗель» маркалы кече класс автобуслары — 19 кеше.