Татарстан рәисе Казан аэропортының яңа терминалының әзерлеген карады

2026 елның 12 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов "Казан" Халыкара аэропортының яңа терминалының әзерлеген карады. Чарада шулай ук ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

Хәзер объектта җиһазлар монтажлана, инженерлык челтәрләре тоташтырыла. Бизәү эшләре төгәлләнә. Шулай ук 4 телетрап монтажланган. Рөстәм Миңнехановка биредә яңа һәм гамәлдәге терминалларны берләштерәчәк галерея төзеләчәге турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International