ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 5 апреленнән 7 апреленә кадәр Казанда, Россиянең Федераль монополиягә каршы хезмәте (ФАС) укыту-методик үзәге мәйданчыгында «Транспорт мохите» III Бөтенроссия иҗтимагый пассажир транспорты форумы узды. Аны Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә «Иҗтимагый транспорт өчен» АНО, «Россия ФАС укыту-методик үзәге» ФДАУ оештырды. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының транспорт идарәсе башлыгы Марат Хисаметдинов катнашты.

17 апрельдән Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районында Яңа Чишмә - «Ширәмәт - Кармалы» автомобиль юлы вакытлыча ябыла. Чикләүләр 2023 елның 11 августына кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда 12,5 км дан 12,9 км һәм 15,3 км дан 18,5 км га кадәрге участокларда ремонт эшләре үткәрү планлаштырыла. 


4
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Бу хакта Владимир Путин "Тулажелдормаш" заводында эшчеләр белән аралашканда белдерде. "Без юл төзелешенә билгеләнгән акчаларны, 2024 елдан 2023 елга күчерергә әзер, әлбәттә, әгәр төбәк үзенең транспорт инфраструктурасын үстерүдә алга таба адымнар ясарга әзер булса", - дип хәбәр итте Россия Федерациясе Президенты.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

30
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 28 мартыннан 6 апреленә кадәр Казанда автомобиль юллары төзелеше буенча подрядчы оешма "Волга-Автодор" ҖЧҖ базасында "Профессионаллар" һөнәри осталык буенча төбәк чемпионаты уза.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

28
март, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин рәислегендә Татарстан Республикасы транспорт комплексы предприятиеләрендә җитештерүдә имгәнүләрне булдырмау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

24
март, 2023 ел
җомга

Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы һәм Росморречфлот каршындагы Иҗтимагый совет Коллегиясенең киңәйтелгән йомгаклау утырышында катнашты.

Ел башыннан Татарстан Республикасында ике станция - Шәмәрдән һәм Кукмара вокзаллары «Акыллы вокзал» белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы белән җиһазландырылган.


23
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Думасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Хөкүмәтнең 2022 елдагы эше турында хисап тотты. Аерым алганда, ул транспорт өлкәсендә дәүләтнең өстенлекләре турында сөйләде.

Җәйге расписаниедә Nordwind авиакомпаниясе пассажирларны Казаннан Владикавказга беренче турыдан-туры рейсларга чакыра. Рейслар 2023 елның 28 апреленнән атнага 3 тапкыр башкарылачак.

2023 елның 22 мартыннан 29 мартына кадәр Россия транспорт министрлыгы социологик сораштыру уздыра, шәһәр агломерацияләрендә яшәүчеләргә пассажир транспортында хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләргә тәкъдим ителә.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International