Юл төзелешенә билгеләнгән акчалар 2024 елдан 2023 елга күчереләчәк

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Бу хакта Владимир Путин "Тулажелдормаш" заводында эшчеләр белән аралашканда белдерде. "Без юл төзелешенә билгеләнгән акчаларны, 2024 елдан 2023 елга күчерергә әзер, әлбәттә, әгәр төбәк үзенең транспорт инфраструктурасын үстерүдә алга таба адымнар ясарга әзер булса", - дип хәбәр итте Россия Федерациясе Президенты.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, юл тармагында төп юнәлеш "Куркынычсыз сыйфатлы юллар" программасы, ул сроклардан алда гамәлгә ашырыла. Әйтик, узган ел төбәк юлларның 48% норматив халәткә җиткерү планлаштырылган булса, асылда барлык төбәк юлларның 50% нормативка җиткерелде. Шәһәр юллары буенча план 77% тәшкил иткән булса, асылда 79% юл норматив хәлгә җиткерелде. Киләсе максатыбыз төбәк юлларының 51% һәм шәһәр юлларының 69% норматив хәлгә җиткерү, дип ассызыклады Президент.  

Татарстан Республикасында юллар төзү, аларны карап тотуны һәм ремонтлау учен гомуми финанслау суммасы быел 48,5 млрд сум тәшкил итәчәк. «Имин сыйфатлы юллар» милли юл проекты буенча агломерацияләрдә норматив хәлгә туры килә торган юлларның өлешен арттыру буенча уңай нәтиҗәләргә ирешелде. 2017 елдан башлап Татарстан агломерацияләре буенча бу күрсәткеч 80,4 %тан 83,2 %ка, региональ юллар буенча - 48,8 %тан 50,1 %ка кадәр арттырылды. Агымдагы елда милли проект кысаларында 133 объектта эшләр башкару планлаштырыла.

«Татарстан - юл программаларын үтәү буенча алдынгыларның берсе. Ел саен төбәк һәм авыл юлларының яңартылуын, юллар һәм күперләр төзелүен күрәбез. Торак пунктларга трасса һәм шоссе юллары тоташу эше алып барыла. Нәтиҗәдә - авыллар торгызыла, инфраструктура үстерелә, социаль-икътисади күрсәткечләр үсә», - дип билгеләп үтте РАНХиГС Казан филиалы директоры Наилә Әскәрова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International