Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы һәм Росморречфлот каршындагы Иҗтимагый совет Коллегиясенең киңәйтелгән йомгаклау утырышында катнашты.
Чара барышында 2022 елда диңгез һәм эчке су транспортының эшенә йомгаклар ясалды, 2023 елга бурычлар һәм 2025 елга кадәр перспектива турында фикер алыштылар. Моннан тыш, утырышта катнашучылар Росморречфлот чаралары өлешендә 20З5 елга кадәрге чорга фараз белән 20З0 елга кадәр РФ транспорт стратегиясен гамәлгә ашыруны һәм яңа шартларда диңгез терминалларын яңадан билгеләү һәм модернизацияләүнең актуаль мәсьәләләрен карадылар.
Мәскәүгә эш сәфәре барышында Фәрит Хәнифов шулай ук берничә эшлекле очрашу үткәрде. Россия транспорт университетында (РУТ) ректоры Александр Климов белән очрашты, халыкара транспорт коридорлары дирекциясендә генераль директор урынбасары Кирилл Миков белән, "РЖД" ААҖдә дирекция башлыгы урынбасары - хәрәкәт идарәсе башлыгы Анатолий Кужеле белән очрашты. Очрашуларда Түбән Кама сәнәгать предприятиеләренең тимер юл транспортында Азия илләренә һәм "Төньяк-Көньяк" транспорт коридорына керүгән дәүләтләргә йөк ташуыны оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды.