Ел башыннан Татарстан Республикасында ике станция - Шәмәрдән һәм Кукмара вокзаллары «Акыллы вокзал» белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы белән җиһазландырылган.
Комплекс автомат рәвештә вокзал ишекләрен ачарга һәм ябарга мөмкинлек бирә. Пассажир вокзал бинасы белән файдалана алачак, Моның өчен аңа ишек төбендә чакыру төймәсенә басу да җитә. Сигнал ишекне ача торган диспетчерга керә.
Шулай ук "Акыллы вокзал" ЖК-экран белән җиһазландырылган, анда поездларның хәрәкәт расписаниесе, вакыт, температура көтү залында күрсәтелә, аудио- һәм видеороликлар трансляцияләнә. Системага күзәтү камералары да тоташтырылган.