Яңа Чишмә районындагы «Ширәмәт - Кармалы» автомобиль юлы буйлап транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

17 апрельдән Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районында Яңа Чишмә - «Ширәмәт - Кармалы» автомобиль юлы вакытлыча ябыла. Чикләүләр 2023 елның 11 августына кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда 12,5 км дан 12,9 км һәм 15,3 км дан 18,5 км га кадәрге участокларда ремонт эшләре үткәрү планлаштырыла. 

Йөртүчеләргә әйләнеп узу өчен Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы региональ әһәмияттәге автомобиль юлы - Азеево - Чирмешән - Шентала, Яңа Чишмә авылы һәм «Казан - Оренбург - Акбүләк - Казахстан Республикасы белән чик» Р-239 федераль автомобиль юлы тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International