Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында «Балтач - Әтнә» автомобиль юлының 27,1 - 3,1 км участогын ремонтлау төгәлләнде.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында «Арча шәһәренә көньяктан килү» 0,0 км дан алып 4,53 км га кадәр автомобиль юлына капиталь ремонт ясала. Әлеге юл III техник категориягә карый, ремонтлана торган участокның озынлыгы 4,53 км тәшкил итә.
“Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районында Югары Ослан - Печище 0,0 км-0,61 км озынлыктагы участоктагы автомобиль юлына капиталь ремонт эшләре алып барыла.
“Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә Алабуга - Гари - Абалач автомобиль юлын тулысынча ремонтлап бетерделәр. Эшләр ике кишәрлектә: 0,0 км дан 0,47 км кадәр һәм 1,11 км 2,09 км кадәр, гомуми озынлыгы 1,45 км тәшкил иткән юлда барды.
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында Әбсәләм - Александровка автомобиль юлы участогында 1,05 чакрымнан 4,35 чакрымга кадәр юл полотносы төзекләндерелә. “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысаларында юл эшләре тәмамланып килә.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан башкаласында Восход урамында юл полотносын ремонтлау эшләре тулысынча төгәлләнде.
“Куркынычсыз сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында 0,0 км дан 1,186 км га кадәр җирдә Новотроицкое - Ямаши автомобиль юлы участогына капиталь ремонт ясалды.
Яр Чаллы шәһәрендә «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Гостев урамында, Аэродромная урамыннан Батенчук урамына кадәр участокта юллар реконструкцияләнә. Объектта шулай ук хәрәкәтнең өстәмә полосалары өстәп, Мәләкәс елгасы аша күпер салалар. Билгеләп үтик, әлеге чаралар Мәләкәс аръягы микрорайонын ГЭС бистәсе белән тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк.
Химиклар проспектының Менделеев урамыннан алып Түбән Камадагы Вахитов проспектына кадәрге участогында капиталь ремонт тулысынча төгәлләнгән.
Татарстанда Яр Чаллы - Түбән Кама - Иштирәк автомобиль юлына капиталь ремонт ясала, 0,0 км дан 5,8 км га кадәр участокта. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында алып барыла. Юл эшләренең озынлыгы 5,8 км тәшкил итә.