Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында Әбсәләм - Александровка автомобиль юлы участогында 1,05 чакрымнан 4,35 чакрымга кадәр юл полотносы төзекләндерелә. “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысаларында юл эшләре тәмамланып килә.
3,3 чакрым озынлыктагы участокта җир полотносын 20,7 мең куб. м күләмендә урнаштыру чаралары үткәрелде, 10,6 мең кв.м мәйданлы салкын регенерация методы белән нигез ясалды. 22 юл билгесе, шулай ук 36 данә күләмендә сигнал баганалары куелды.
Исегезгә төшерәбез, "Имин сыйфатлы юллар" илкүләм проекты 2017 елда федераль өстенлекле проект рәвешендә башланды, ә 2019 елда ул милли проектка кадәр киңәйтелде. Узган елларда республикада 852 км автомобиль юллары ремонтланды.