Яр Чаллы шәһәрендә «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Гостев урамында, Аэродромная урамыннан Батенчук урамына кадәр участокта юллар реконструкцияләнә. Объектта шулай ук хәрәкәтнең өстәмә полосалары өстәп, Мәләкәс елгасы аша күпер салалар. Билгеләп үтик, әлеге чаралар Мәләкәс аръягы микрорайонын ГЭС бистәсе белән тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк.
Проект оешмасы - «Татдорпроект» институты» АҖ, генераль подрядчы - «РБР16» ҖЧҖ.