Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган,    маршруттан тайпылуның 53 очрагы теркәлгән.

 

Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 10 халыкара рейслар. 2146 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2244 кеше килгән.

 

19 нчы апрельдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: +13 - +18 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International