Республикада үткән тәүлектә 10 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 11 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 29 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 106 очрагы, 48 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 299 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Апрельның 6 көне эчендә республикада 54 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 61 кеше төрле тән җәрәхәте алган.