Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 244 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 66 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 70 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 8 халыкара рейслар. 1926 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2034 кеше килгән.