Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 248 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 81 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 83 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 15 халыкара рейслар. 2218 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2154 кеше килгән.