Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 54 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 58 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 5 халыкара рейслар. 1732 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1598 кеше килгән.