Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 244 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 18 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 424 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 309.
Казан аэропортыннан 60 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 6 халыкара рейслар. 2066 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2318 кеше килгән.
25 нче мартта республикада аязучан болытлы һава көтелә, кар, юеш кар, яңгыр, кайбер районнарда томан, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: -1 - +4 гр.