Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 244 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган,   маршруттан тайпылуның 92 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 478 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 337.

 

Казан аэропортыннан 67 рейс башкарылган, шул исәптә 8 халыкара рейс. 2090 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1993 кеше килгән.

 

24 нче мартта республикада аязучан болытлы һава көтелә, вакыты белән юеш кар явачак, җил көньяктан. Температура: -1 - +4 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International