Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 245 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган,   маршруттан тайпылуның 43 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 237 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 130.

 

Казан аэропортыннан 59 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 9 халыкара рейслар. 1740 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1755 кеше килгән.

 

23 нче мартта республикада аязучан болытлы һава көтелә, кар, юеш кар,  кайбер районнарда буран, җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан. Температура: -2 - +2 гр., юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International