18-20 мартта Татарстан Республикасы территориясендә 97 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 262 очрагы, 287 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1238 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Мартның 20 көне эчендә республикада 182 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 11 кеше һәлак булган һәм 208 кеше төрле тән җәрәхәте алган.