Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 245 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган,   маршруттан тайпылуның 24 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 249 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 142.

 

Казан аэропортыннан 53 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 9 халыкара рейслар. 1858 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1474 кеше килгән.

 

21 нче мартта республикада аязучан болытлы һава көтелә, кыска вакытлы кар, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: -2 - -7 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International