Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 18 марты, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 245 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 26 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 269 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 162.

 

Казан аэропортыннан 57 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 5 халыкара рейслар. 1698 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2196 кеше килгән.

 

18 нче мартта республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: 0 - -5 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International