Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 245 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 103 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 233 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 118.
Казан аэропортыннан 62 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 7 халыкара рейслар. 2084 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1993 кеше килгән.
17 нче мартта республикада аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кар явачак, кайберсендә буран булуы ихтимал, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: -3 - +2 гр., бозлавык.