Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 41 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 236 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 121.

 

Казан аэропортыннан 58 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 10 халыкара рейслар. 1746 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1799 кеше килгән.

 

16 нчы мартта республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, юеш кар явачак, кайбер районнарда буран, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: +1 - -4 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International