Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 244 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган,   маршруттан тайпылуның 71 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 220 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 105.

 

Казан аэропортыннан 66 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 11 халыкара рейслар. 2149 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2473 кеше килгән.

 

15 нче мартта республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак, төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: -3 - -8 гр., юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International