Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 33 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 267 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 205.

 

Казан аэропортыннан 66 рейс башкарылган, шул исәптә 10 халыкара рейслар. 1945 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1955 кеше килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International