Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 30 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 261 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 180.

 

Казан аэропортыннан 54 рейс башкарылган, шул исәптә 1 чартер, 4 халыкара рейслар. 1130 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1148 кеше килгән.

 

22 нче декабрьдә республикада болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кар, юеш кар һәм яңгыр явачак, урыны белән томан, төнлә һәм иртән кайбер районнарда буран, бозлавык, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: 0 - +4 гр. Юлларда урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International