18-20 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 83 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 99 очрагы, 129 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1171 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Декабрьнең 20 көне эчендә республикада 249 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 29 кеше һәлак булган һәм 302 кеше төрле тән җәрәхәте алган.