Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 31 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 290 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 209.
Казан аэропортыннан 55 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 10 халыкара рейслар. 1754 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1624 кеше килгән.
21 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак, көндез юеш кар һәм яңгыр яву ихтимал, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: 0 - -5 гр. Юлларда бозлавык.