Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 46 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 270 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 189.
Казан аэропортыннан 68 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 11 халыкара рейслар. 1627 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1812 кеше килгән.
17 нче декабрьдә республикада болытлы һава көтелә, вакыты белән кар явачак, урыны белән буран, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: -2 - -10 гр. Юлларда бозлавык.