11-13 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 80 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 63 очрагы, 137 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1236 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Декабрьнең 13 көне эчендә республикада 165 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 20 кеше һәлак булган һәм 197 кеше төрле тән җәрәхәте алган.