Республикада үткән тәүлектә 8 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 8 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 23 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 21 очрагы, 26 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 350 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Декабрьнең 10 көне эчендә республикада 122 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 14 кеше һәлак булган һәм 141 кеше төрле тән җәрәхәте алган.