Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 55 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 256 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 178.

 

Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 10 халыкара рейслар. 1833 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1895 кеше килгән.

 

8 нче декабрьдә республикада болытлы һава көтелә, вакыты белән юеш кар явачак, көнбатыштан көчле җил. Температура: -1 - +3 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International