Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 31 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 238 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 157.
Казан аэропортыннан 69 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 13 халыкара рейслар. 2092 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1718 кеше килгән.
2 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, төнлә һәм иртән кар, юеш кар явачак, урыны белән яңгыр, кайбер районнарда буран һәм бозлавык, көндез явым-төшемсез, көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: +1 - -4 гр. Юлларда бозлавык.