Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 50 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 404 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 267.
Казан аэропортыннан 76 рейс башкарылган, шул исәптә 17 халыкара рейслар. 2076 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2378 кеше килгән.
28 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак, төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын җил. Температура: -1 - -6 гр. Юлларда бозлавык.