Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 27 ноябре, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 36 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 182 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 101.

 

Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 9 халыкара рейслар. 1660 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1757 кеше килгән.

 

27 нче ноябрьдә республикада болытлы һава көтелә, вакыты белән кар, төнлә урыны белән буран, җил юнәлеше төньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчә. Температура: 0 - -5 гр. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International