Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия автомобиль юллары" дәүләт компаниясе идарә рәисе Иннокентий Алафинов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды. Анда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, "Автострада" ААҖ генераль директоры Александр Ванюшев катнаштылар.
Яклар "Казан-Оренбург" федераль автомобиль юлының яңа маршруты кысаларында "Шали (М-7) – Баулы (М-5)" түләүле автомагистраль төзү" интвестицион проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Искәртик, "Европа-Көнбатыш Кытай" транспорт коридоры Татарстан Республикасы территориясе аша узачак.