Республикада үткән тәүлектә 6 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 9 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 16 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 36 очрагы, 25 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 312 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Ноябрьнең 18 көне эчендә республикада 213 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 23 кеше һәлак булган һәм 256 кеше төрле тән җәрәхәте алган.