Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 58 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 228 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 157.
Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 10 халыкара рейслар. 1845 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1941 кеше килгән.
18 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, кар явачак, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: -3 - -8 гр.