13-15 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 66 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 70 очрагы, 161 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1084 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Ноябрьнең 15 көне эчендә республикада 186 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 18 кеше һәлак булган һәм 221 кеше төрле тән җәрәхәте алган.