Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 35 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 206 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 135.

 

Казан аэропортыннан 59 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 9 халыкара рейслар. 1528 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1857 кеше килгән.

 

16 нче ноябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, күп районнарда кар явачак, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: -1 - -6 гр. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International