9 нчы ноябрьдә республика юлларында 24 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

 

Республикада үткән тәүлектә 15 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 16 кеше төрле тән җәрәхәте алган.


Татарстан Республикасы территориясендә 24 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 36 очрагы, 32 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 376 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.


Ноябрьнең 9 көне эчендә республикада 110 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 10 кеше һәлак булган һәм 128 кеше төрле тән җәрәхәте алган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International