Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 45 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 52,84 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,08 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 72 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 10 халыкара рейслар. 2634 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2379 кеше килгән.
10 нчы ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, күп районнарда юеш кар явачак, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: -3 - +2 гр.